Туган якның бизәге сез
Хөрмәтле якташыбыз, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Нуриев Марат Габделхәй улы 14 майда күркәм юбилеен каршылый.
Хөрмәтле Марат Габдулхәевич, Сез Татарстанның, районыбызның һәрьяклап үсешенә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүче шәхес. Иҗтимагый-сәяси вакыйгалар үзәгендә кайнау, авыл кешесенең мәнфәгатьләрен яклаудан тыш, район мәдәнияте белән танышып барырга да вакыт табасыз. Тынгысыз күңелегез, бай тәҗрибәгез, белемегез, иҗади энергиягез белән кирәкле киңәшләр бирәсез, ярдәм итәсез, яңа башлангычларга этәрәсез. Район күләмендә барган “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивалендә, “Ике моң” парлы җырчылар бәйгесендә, “Көз өмәсе” милли бәйрәмендә шәхсән үзегез катнашып, фикер һәм тәкъдимнәрегезне җиткерүегез яңа проектларга этәрә. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәтегез, хезмәтебездә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сездәге җаваплылык хисе, эзлекле позиция, гадилек, туган җиргә мәхәббәт, үз халкыгызга хөрмәт хисләре үрнәк алырлык сыйфатлар. Районыбыз мәдәниятендә башкарган һәм ирешкән уңышларыбызда сезнең дә өлешегез бар.
Туган авылыгыз Шәмәк белән горурланып, аның халкын хөрмәт итеп яшисез. Тарихны барлауда, аны килер буынга тапшыруда, туган якның шәхесләренең исемен мәңгеләштерүдә дә эзлекле эш алып барасыз. Шәмәк клубына янкорма ясату, биредә үк авылның музеен булдыру, авылда төрле мәдәни чаралар оештыру, Батырлар һәйкәлен яңарту, табигый чыганакларны чистарту - сезнең күңелегез кушкан изге гамәлләр.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, актив озын гомер һәм җаваплы күпкырлы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын. Изге ниятләрегез, якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Хезмәтегез
һәрвакыт югары бәяләнсен!
Котлы булсын юбилеегыз,
Уңыш, җиңү юлдаш булсыннар.
Авыр, биек үрләр яулаганда
Фәрештәләр ак юл салсыннар.
Олы хөрмәт белән – Апас районы мәдәният хезмәткәрләре исеменнән – мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев