Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Мингалиев: “Без һәрчак халык белән эшлибез”
Бүгенге көндә районда 8 участок инспекторы хезмәт куя.
(17 ноябрь, “Апастово-информ”).
Эчке эшләре бүлеге хезмәткәрләре арасында халык белән тыгыз элемтәдә торып, иң якын булганнары - участок инспекторлары. Элек-электән алар авылларда төп тәртип урнаштыручы булганнар. Кайберәүләрнең хәтта сердәшчесенә дә әверелгәннәр. Бүгенге көндә районда 8 участок инспекторы хезмәт куя.
Фәнил Мингалиев участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеген җитәкли. Эчке эшләр бүлегенә 2006 елда килгән. Бирегә эшкә килгәнче авыл хуҗалыгы белгече һөнәрен үзләштергән булса, хезмәт итү дәверендә югары юридик белем алырга да өлгергән. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт юлын участок инспекторы буларак башлаган Фәнил Мингалиев 2022 елдан җаваплы вазифага билгеләнгән.
“Мин эшемне бик яратам. Без һәрчак халык белән эшлибез. Тыгыз элемтәдә торып, аларның мөрәҗәгатьләрен үтәргә, ярдәм итәргә тырышабыз. Көндәлек тормышта килеп туган катлаулы мәсьәләләрне чишүдә дә зур өлеш кертәбез. Үзара да дус булып эшлибез. Минем бүләкләнүемдә хезмәттәшләремнең дә өлеше зур”, - диде ул.
Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Фәнил Мингалиев ТР Эчке эшләр министрлыгының “Почетлы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев