Ул иярләгән «КамАЗ» машинасы һәрчак сафта
Таһир Кадыйров ышанычлы машина йөртүчеләрнең берсе. Чәчү, урып-җыю эшләре аннан башка узмый.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
Ул эшен намус белән башкара. Үзе иярләгән «КамАЗ» машинасын һәрчак сафта тота ул. Аның гомуми эш стажы - 34 ел. Озак еллар тракторда эшли. Соңгы өч елда «КамАЗ» машинасын йөртә. Чәчү чорында Таһир Кадыйровка чәчүлек орлыкларны кырларга алып килү эше йөкләнгән. Ул “КамАЗ” машинасы белән көн дәвамында орлыкларны түкми-ташып тора.
“Эшемне яратып, сөенә-сөенә башкарам. Чәчүне, уракны көтеп алам. Быел да исән-имин, бергә-бергә башкарым чыгарга язсын. Машинам да сынатмасын”, - дип тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев