Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Урта Балтай авылында гомер итүче Флюра апа Шакирова: “Бер куллы булсам да, Ходай мине Ана һәм хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде”

Мөмкинлекләре чикләнеп тә, язмышына сыкранмаган, йөрәк әрнүенә, күңел төшенкелегенә бирешмәгән көчле рухлы кешеләр була. Алар күз яшьләрен эченә йотып, тормыш сынауларын, күңелдәге авыр хисләрен җиңәргә, көрәшергә өйрәнә, башка кешеләр кебек тулы тормыш белән яшәргә омтыла.

(1 декабрь, «Апастово-информ»)


 

Урта Балтай авылында гомер итүче Флюра апа Шакирова да нәкъ менә шундыйлардан. 15 яшендә уң кулсыз калса да, тормышка мәхәббәтен, киләчәккә өметен югалтмаган, тирә-юньдәгеләрне дә сокландырып яшәргә тырышкан ул.
-Әтиебез сугыштан яраланып кайтты. Алган җәрәхәтләрдән савыга алмыйча, иртәрәк китеп барды. Биш балалы гаиләдә иң олысы буларак, энем-сеңелләремне дә караштым, йорт мәшәкатьләрен дә үз өстемә алдым. Әни көн-төн хезмәттә булды. 7нче сыйныфны тәмамлагач ук, безне дә колхоз кырына кудылар. Шунда башак биреп торганда комбайнга эләгеп, уң кулым өзелде, - дип искә ала балачагын Флюра апа.

Бер кулында ике кул көче

Яшьлеге чәчәк атып килгән чагында килеп чыккан әлеге фаҗигале хәл кыз баланың йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра сала. Япь-яшь килеш зәгыйфьләнеп калганына бик кимсенә ул. Тормышы туктап калган төсле тоела. Яшьтәшләре клубта күңел ачкан вакытта Флюра апа көн саен су буена килә. Анда ничектер күңеленә тынычлык тапкандай була. “Үземә тиң яр табып, тормыш корып, балалар үстерә алсам ярар иде”, дип, елый-елый Ходаена ялвара. Язмыш кызгануымы, үзенең сабыр булуы аркасындамы - Флюра апаның хыялы чынга аша. Үзе кебек тыйнак, акыллы авылдашы Мансур исемле егет белән язмышын бәйли ул. Гаилә корып, бер ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр.
-Аллага шөкер, әниебез гомере буе тулы тормыш белән яшәде. Бер кулында ике кул көче булды. Беркайчан да зарлануны белмәде, уфтанып, сыкранып утырырга вакыты да булмады. Үзе керен дә уды, ашарга да пешерде, утынын да турады. Ике куллы кешеләрдән бер дә аерылып тормады. Камырын да басты, токмачын да кисте. Без йокыдан торган төшкә кабартмалары әзер була иде. Күпертеп, тел йотарлык итеп пешерә иде ул аларны. Керләрне ул көн саен агарта-агарта юды, - дип сөйли кызы Фәния апа.
Флюра апа башта колхозда төрле эшләр башкара. Бер куллы булып яшәсә дә, сер бирмәскә, башкалардан калышмаска тырыша. Үзен кызгануларыннан хурлана ул. Шуңа күрә бар эшне дә җиренә җиткереп, намус белән үти. Колхоз 36шар буразна чөгендер эшкәртергә бүлеп биргәч тә, каршы килми.

“Авыр булса да, үз эшемне яраттым”

Флюра апа озак еллар хат ташучы булып та хезмәт иткән. Иңенә сәламәт кеше дә күтәрә алмаслык авыр сумкалар асып, 37 ел дәвамында авыл буенча газета-журналлар тараткан.
-Авылыбыз зур. Гәҗитләр саны күп. Юллар ул чакларда бик начар, язын пычрак, кышын кар ерып йөрүләре бер дә җиңел булмады. Балалар да, иптәшем дә булышты. Башта почтадан өйгә ташыйбыз, аннары бүлешеп урамнар буйлап чыгып китәбез. Эш тә тизрәк бетә, бергә җиңелрәк тә була. Үз эшемне бик яратып башкардым, - дип сөйли ул хезмәт юлын искә алып.
Флюра апаның эшен бүген кызы Фәния апа дәвам итә. Ул да озак еллар почта таратучы, Урта Балтай авыл җирлеге почта бүлегенә җитәкчелек итә. 17 ел ул әлеге хезмәттә, биш авыл өчен җаваплы. Хат ташучы һөнәренең авырлыгын балачактан ук белеп, хезмәт белән чыныгып үскән.
-Ул чакта почтаны ат белән алып кайталар иде. Газета-журналлар алу гына түгел, хатлар язу, открыткалар бүләк итү заманы. Халык почтаны көн саен көтә. Шуңа бер көн дә калмый таратырга кирәк. Әнинең эшен яратып башкаруына, һәркемгә итәгатьле, ачык йөзле булуына соклана идем, - ди Фәния апа.

Флюра апаны язмыш кабат-кабат сыный.

Гөрләп яшәп яткан чагында 49 яшендә тормыш иптәше Мансур абый инсульттан кинәт кенә үлеп китә. Газиз улы Илсуры да әтисенең язмышын кабатлый. Шулай ук 48 яшендә һәм шул ук чир аны да аяктан ега. Якыннарын югалту ачысыннан ятып елар чаклары күп булса да, Флюра апа сабырлыгын җыеп, күз яшьләрен йотып, үзендә яшәү көче табарга тырыша.
-Ни генә кичермәдем. Тормыш мине ничек кенә сынамады. Утка да атты, суга да салды. Аллага шөкер, бер куллы булып калсам да, Ходай мине Ана, хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде. Картлыгым да хасияттә уза. Кызым Фәния “әнием”

дип өзелеп тора, киявем Илгизәр дә алтын бәясе кеше, үз әнисен тәрбияләгән кебек тәрбияли. Иртүк торып килә, хәлләремне белешә, ярдәм итәргә ашкынып тора. Оныкларым да бик сагынып кайталар, - ди ул.

Бәхетле картлык – сабырлык нәтиҗәсе

Флюра апа авылда иң хөрмәтле акъәби булып яши. Туганнары, авылдашлары аның турында бик җылы фикердә, аның көчле рухлы, сикәлтәле тормыш юлында нык булып калуына соклануларын белдерәләр.
-Флюра апаны бик якын итәбез. Алар Мансур абый белән бик күпләргә үрнәк булып гомер иттеләр. Тормышка теше-тырнагы белән ябышып, булдырам, дип яшәделәр. Кунакчыл, киң күңелле, юмарт булулары белән аерылып тордылар. Аяныч, Мансур абыйның, улының гомерләре генә кыскарак булды. Флюра апа шул вакытта да сынмады-сыгылмады. Бүген дә әле ул балаларына, оныкларына, авылдашларына рәхмәтле булып, сөенеп яши, - дип сөйли Рифкать абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев