Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева белдерүенчә, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге уңаеннан авыл җирлекләрендә абыстайлар авыр хәлдә калучыларның хәлләрен белешәләр.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Урта Балтай авылында да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар күрсәтелде. Мәчет абыстайлары аларның хәлләрен белеште, күчтәнәчләре белән сөендерде.
“Алар безне ел саен көтеп алалар. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә безнең җылы сүзебез, игътибарыбыз да җитә. Аралашып утыру да аларның күңеленә шифа була”, - ди Мөнирә апа.
Нет комментариев