Авылның уңган апалары бергә җыелышып чәкчәк пешергәннәр.
(20 нче февраль, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә районнан махсус хәрби операция зонасына алып бару өчен гуманитар ярдәм әзерләнә.
“Урта Балтай мәдәният йортында МХО да катнашучы ир-егетләребезгә җибәрү өчен тәмле куллы, уңган авылдашларыбыз тырышлыгы белән чәкчәкләр пешердек. Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче егетләребезгә без изге теләкләребез, эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.
Нет комментариев