Урта Балтай почта бүлеге җитәкчесе «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Дипломы белән бүләкләнде
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң күп подписка җыйган почтальоннарын хөрмәтләделәр.
(8 апрель, “Апастово-информ”).
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды. Иң күп подписка җыйган почтальоннарга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Хөрмәтләү тантанасында Урта Балтай почта бүлеге җитәкчесе Фәния Шәйдуллина да катнашты. Аңа «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Дипломы һәм акчалата бүләге тапшырылды. Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Фәния Шәйдуллинага хезмәте өчен олы хөрмәтен белдереп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев