Урта Балтайдан Гайнетдиновлар: «Күңелләрдә җылы хисләр калды»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым Казан Кремлендә иң яхшы гаиләләрне кабул итте.
(22 сентября, «Апастово-информ»)
Очрашуга республиканың төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 45 пар чакырылган иде. Әлеге тантаналы чарада райондашларыбыз, Урта Балтай авылыннан Гайнетдиновлар да катнашты.
Айрат абый һәм Гөлүсә апа Гайнетдиновар бер-берләрен күз карашларыннан аңлап, бер-берләренең йөрәген тыңлап, 30 ел үрнәк гомер итәләр. Берсеннән берсе акыллы ике бала үстерделәр. Кызлары - Илүзә Бикчәнтәева - Татарстан 24” телеканалы журналисты. Кызганыч, уллары Марат Гайнетдинов махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булды.
Тыйнаклыклары, сабырлыклары белән аерылып торган, хезмәт сөючән гап-гади авыл кешеләре алар. Гөлүсә апа үзе Балтач районыннан. Казан медучилищесын тәмамлаган яшь кыз хезмәт юлын теш дәвалау поликлинкасында башлый. Тиң яры Айрат абый аның белән нәкъ шул вакытта таныша.
-Бер күрүдән үк ошаттым. Башта хатлар алыштык. Сәбәп табып, Казан юлын күп таптадым. Ярты ел очрашып, аралашып йөргәннән соң, парлашып та куйдык. Ике бала тәрбияләп үстердек. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттек. Үзләре дә бик тәртипле, инсафлы булып үстеләр, битебезгә кызыллык китермәделәр, киресенчә, алар безнең горурлыгыбыз булдылар, - дип сөйли гаилә башлыгы Айрат абый.
Айрат абый һөнәре буенча төзүче. Башта колхозда кирпеч заводында эшли. Колхозлар таркала башлагач, озак еллар газда хезмәт иткән. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп, тел-теш тидермәслек итеп үтәгән. Алтын куллы агач остасы Айрат абый бер эштән дә курыкмаган. Үзенә бригада туплап, шабашта та йөргән. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, төзелеш эшләрендә прораб булып хезмәтен дәвам итә.
Гөлүсә апа исә социаль яклау бүлегендә ялгыз өлкәннәрне караган. Аннан Олы Бакырчы медпунктында халык сәламәтлеге сагында торган. Бүгенге көндә Урта Балтай больницасында эшли.
-Без гап-гади авыл балалары булып үстек. Әти белән әни безгә ныклы тәрбия бирер өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Әнием бик тыныч, йомшак күңелле. Безне беркайчан да үзеңне кешедән өстен куймаска, тәккәберләнеп йөрмәскә, кемнең кемлегенә карамасатан, һәркемгә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Әти исә холкы белән бик гадел кеше. Беркайчан да кешенекенә кулын сузмас. Безгә дә һәр очракта да гадел булып калырга, килеп туган бәхәсләрдә салкын канлы булып калырга, дөреслек белән хәл итәргә киңәш итте, - дип сөйли Илүзә.
Илүзә энесе Марат хакында да хатирәләре белән бүлеште. Энесенең балачагы, хыяллары турында сөйләде.
-Энем Марат яшьтән үк милиционер булам, дип үсте. Сезне яклыйм, саклыйм әле мин, диде. Шулай булды да. Гаиләсен генә түгел, Илебез, Ватаныбыз өчен көрәштә гомере өзелде. Нишлисең бит, язмыштыр. Безнең күңелләрдә ул һәрвакыт көләч йөзле, тыныч, йомшак холыклы, шул ук вакытта көчле рухлы, батыр егет булып калыр, - дип искә ала Илүзә.
Гайнетдиновлар күптән инде шәригать кушканча, ислам дине кануннарын үтәп яши. Улларын югалту кайгысын да алар Аллаһ әйткәнчә, сабырлык белән җиңәргә тырышалар.
-Күңел халәтебезне җиңеләйтү өчен коръән укыйбыз, намазыбызны калдырмыйбыз. Аллаһтан сабырлык сорыйбыз. Күңел тынычыгын да шуннан алабыз, - ди Гөлүсә ханым.
Гайнетдиновлар Татарстан Рәисе белән очрашуга чакыруны да бик куанып кабул иткәннәр. Дулкынлану, горурлык хисләре белән әзерләнгәннәр.
-Бик җылы, матур очрашу булды. Бик зурладылар үзебезне. Рәисебез дә, аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым да бик гади, ачык, киң күңелле кешеләр. Улыбыз турында да сөйләделәр. Балалар турында җырлар да башкарылды. Ярабыз кабат яңарса да, очрашудан җылы хисләр белән кайттык. Безнең гаиләне тәкъдим иткән район җитәкчелегенә олы рәхмәт, - ди Гөлүсә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев