Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Үтәмештә яшәүче Илгиз ага Мәрдәнов район башлыгының котлауларын алды

Хөрмәтле аксакал 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(26 гыйнвар, "Апастово-информ").

  Илгиз ага Мәрдәнов Үтәмеш авылының хөрмәтле аксакалы. Гомерен туган җиренә багышланган, намуслы хезмәте белән данланган җир улы. 40 ел колхозда комбайнчы, бригадир булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. Аннан соң да авыл мәчетендә имам вазифасын башкарган, авылдашларына иман нуры өләшкән. Тормышта да тырыш хуҗа, тугры ир, үрнәк әти булган. Гөлфинур апа белән 50 ел тату гомер итеп, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Илгиз ага авырлыклар белән дә очрашкан, югалту ачысын да кичергән. Олы улын, 10 ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озаткан. Кайгылар эзсез генә үтмәгән. Соңгы вакытта сәламәтлеге дә какшаган, җитди авыру белән дә очрашкан Илгиз ага. Әмма шулай да ул үз аякларында йөри, барысын да аңлый, күрә, ишетә. Улы Нияз һәм килене Гөлнур тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Күрше урамда гына яшәүче кызы Гөлназ да көн саен диярлек килеп йөри. Шыгайда яшәүче кызы да хәл белеп тора. Оныклары, оныкчыклары да җыела.
Илгиз ага Мәрдәнов олы юбилеен да балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә каршылады.
Хөрмәтле аксакалга район башлыгының ихлас теләкләре юлланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова котлау открыткасы тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов та барлык авылдашларының тәбрикләүләрен ирештерде һәм бүләк белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев