Хәлим абый Сәмигуллин: “Без бит авыл малае”
Яшьтән үк техниканы яратып үскән Хәлим абый Сәмигуллин әнә шулай ди.
(25 октябрь, «Апастово-информ»)
Иске Әнәле авылында туып-үсеп, озак еллар Казан каласында гомер иткән, олыгайган көннәрендә туган нигезенә кайтып урнашкан Хәлим абыйны бүгенге көндә бик күпләр таный һәм хөрмәт итә.
Ул алты ел Борнаш авылы мәктәбендә автобус шоферы булып эшли. Әлмәндәр, Әҗем авылы балаларын җыеп, мәктәпкә китерә. Аннары укулар тәмамлангач, аларны кабат үз авылларына кайтарып куя.
-Эш сәгатем иртәнге алтыда ук башлана. Балаларны йөртү бик зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә, юлга чыгар алдыннан башта барлык рөхсәтләрне алабыз. Аннары авылларга кузгалабыз. Күңелең тыныч булсын дисән, техникаң сәгать кебек эшләргә тиеш, - ди Хәлим абый.
Авыл, мәктәп җитәкчелеге дә ветеран шоферны мактап кына тора. Мактарлык та шул Хәлим абыйны. Әле күптән түгел генә районкүләм “Автобабай” конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды ул. Бәйгенең Казанда узган өлешендә дә сынатмады, үзен оста, тәҗрибәле шофер итеп танытты.
-Без бит авыл малайлары. Техниканы кечкенәдән яратып үстек. Яшьтән үк машина рулен боргаларга яраттым. Ярты гомерем юлда узды. Казанда Вертолет заводында, аннан Оргсинтез оешмасында, нефть компаниясендә хезмәт иттем. Хезмәткәрләрне эш урынына илтә идем, - дип хатирәләре белән уртаклаша Хәлим абый.
Алдынгы ветеран-шофер гаиләсе өчен дә үрнәк булып яши. Тормыш иптәше Василә апа белән ике кыз тәрбияләгәннәр. Дүрт оныгы өчен өзелеп торучы дәү әти дә әле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев