“Хезмәтеңне бәяләү – зур бәхет”
Сабыйларны үз баласыдай якын күреп, аналардай кайгыртучы, йөрәк җылысын һәрберсенә тигез итеп өләшүче генә тәрбияче, укытучы була аладыр. Кызыл Тау авылы мәктәбендә, балалар бакчасында эшләүче Гөлфия Гарипова да нәкъ менә шул сыйфатларны үзенә туплаган.
(25 октябрь, «Апастово-информ»)
Тутай авылында туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, Апас һөнәр училищесында белем ала. Хезмәт юлын Күкшем авылында яңа гына төзелгән балалар бакчасында мөдир буларак башлап җибәрә. Шул вакыттан бирле күпме сулар аккан, күпме балалар аның назын, күңел җылысын тойган, ничәмә-ничә балага тәрбия орлыклары өләшкән ул.
-Кызыл Тау авылына тормышка чыккач, өч ел Казан педагогия көллиятендә дә укыдым. Бер үк вакытта хезмәтемне дәвам иттем. Соңрак мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча югары белем дә алдым, - дип сөйли ул.
Эшләү дәверендә район җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хатларына да лаек булган ул. Апасның 90 еллыгы уңаеннан күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгән. Бүгенге көндә Гөлфия ханым Кызыл Тау мәктәбендә өстәмдә дәресләр (продленка) төркемен алып бара. Шулай ук балалар бакчасында директор урынбасары вазифасын башкара.
-Балалар белән эшләү минем балачак хыялым иде. Шөкер, уй-хыялларым тормышка ашты. Сабыйлар белән эшләве җиңел түгел, әлбәттә. Шулай да алар янәшәсендә күңелгә рәхәт. Иртә белән килеп кочаклап алулары - үзе бер бәхет минем өчен, - ди ул үзе.
Кызыл Тау урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү буенча җитәкче урынбасары Гөлфия Гарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Әлеге дәүләт бүләге рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” тапшырылды.
-Хезмәтеңне бәяләү – үзе зур сөенеч инде ул. Сәхнәгә чакырып бүләкләр биргәч, тагын да канатландырып җибәрде. Киләчәктә дә уңышларга ирешеп, исән-сау эшләргә язсын!, - ди Гөлфия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев