Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Хөрмәткә лаек гомер юлы

Апас районы үсешенә фидакарь хезмәте белән 13 ел гомерен биргән Әбделхәй Нәбиуллович Хәйруллов исән булса, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр иде.

(30 нчы апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)



2020нче елда Әбделхәй Нәбиуллович белән әңгәмә вакытында: “Апаста гомеремнең иң күңелле чоры үтте”, - дигән иде. Тарихка әйләнеп карасаң, ул 1980 нче елда район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән көннән башлап район үсеше, халыкның уңай яшәеше өчен бар көчен, егәрен кызганмаган легендар шәхес. Апасның мәртәбәле уңышларында аның тырышлыгы бәяләп бетергесез.
Беренче эше итеп Апас уртасында матур үзәк булдыру, район Советы башкарма комитетының, башка социаль оешмалар өчен биналарны бер урынга туплап төзү эшен башлап җибәрә. Бу үзәк елдан-ел матурлана, камилләшә бара. Апас белән Казан арасын асфальт юл белән тоташтыру эшенә алынып, уңышлы гына башкарып чыгалар. Бер үк вакытта газлаштыру эшенә дә керешәләр. Район Советы башкарма комитеты рәисе буларак аңа яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, кибетләр салырга, искеләрен төзекләндерергә, халыкка медицина, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә.
Әбделхәй Хәйрулловны 1983 елда КПССның беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1990-1992 елларда Апас район Советы рәисе вазифасын башкара.
Ул эшләгән елларда Апас районы табыш алу буенча республикада гына түгел, СССРда беренче урынга чыга. Аның хәер-фатихасы белән Апаста беренче мәчет ачыла.
“Бүген без Әбделхәй Нәбиулловичның матур эз калдырган хезмәт юлын искә алабыз. Районыбызның үсеше, халкының җитеш тормышта яшәве өчен күп эш башкарган ул. Искә алуыбыз дога булып ирешсен! Рухы шат булсын!”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев