Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Заготзерно бистәсендә яшәүче Дания әби Гатауллина Ил башлыгының Котлау хатын алды

Акъәби 95 яшьлек юбилеен каршылады.

(13 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Дания әби Гатауллинаның урыны түрдә. Ул бүген кызы Гүзәл Тимершина тәрбиясендә яши. Яныннан балалары, оныклары, якыннары өзелми. Изге күңелле Дания әбине авылдашлары, күршеләре дә хөрмәт итә. Акъәби нурлы йөзе белән аклык, сафлык өләшеп яши. Үз аякларында йөри, илгә-көнгә тынычлык теләп, догалар укый, биш вакыт намазын да калдырмый.
  “Картлык көннәрем кадер-хөрмәттә уза. Бик бәхетле мин”, - ди ул.
  Дания әбигә олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев изге теләкләрен җиткерделәр. Акъәбигә Заготзерно авылы мәчете исеменнән дә котлаулар ирештерелде. Аны котларга авылдашлары, күршеләре, туганнары, килене һәм оныклары да җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев