Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Заготзерно бистәсендә яшәүче Сания әби Миндубаева 90 яшьлек юбилеен каршылады

Акъәбигә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм авылдашларының котлаулары ирештерелде.

(17 ноябрь, “Апастово-информ”).



Сания әби Миндубаева 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан бик күп котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын ирештереп, Котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев барлык авылдашлары исеменнән олы хөрмәтен белдерде, бүләге белән сөендерде.
Сания әби Миндубаева тумышы белән Әлки районы Иске Салман авылыннан. Авыл егетенә тормышка чыгып, гаилә корганнар. Тырыш гаилә чит җирләрдә дә югалып калмаган, матур итеп, тырышып эшләп, лаеклы гомер кичергән. Алар иң элек Ярославльгә күченеп киткәннәр, аннан Целиноградта, соңыннан Үзбәкстанда яшәгәннәр. Сания әби төрле хезмәтләр башкарган. Торф казуда да эшләгән, фермада да хезмәт куйган. 4 баланы назлы гаилә кочагында тәрбияләп үстергәннәр. Ачы югалту хәсрәтләрен дә кичергән Сания әби. Тормыш иптәшен дә иртә югалткан, бер кызын да соңгы юлга озаткан ул. Моннан 10 ел элек язмыш җилләре Сания әбине Апас якларына алып килгән. Бүген ул Заготзерно бистәсендә гомер кичерә. Олыгайган көннәрендә сынауларны сабырлык белән җиңеп, догалар кылып, изге теләкләр тели-тели көн күрә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев