Дәвеш авылында гомер итүче Зөлхәбирә әби 90 яшьлеген билгеләп узды
(15 нче февраль, “Апастово-информ”).
Зөлхәбирә әби бүгенге көндә улы тәрбиясендә яши.
“Яшьтән үк бик күп авылыклар күрдем. Сугыш чорының барлык михнәтләре безгә булды. Өч бала үстердек. Аллага шөкер бүгенге көнем хасияттә. Мине зурлаганга бик зур рәхмәт”,-ди ул.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы исеменнән кайнар котлады, чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәинов та бүләген һәм изге теләкләрен ирештерде.
Нет комментариев