Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Главная

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.

Кыр хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап икмәк уңышы өчен көрәшә.

  5 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда район буенча 27987 гектар мәйданнан 81277 тонна ашлык җыеп алынган.
  “Районыбызда эшләп килүче һәр хуҗалык урып-җыю эшләренә җиң сызганып кереште. Һава шартлары бераз гына кәефне корса да, игенчеләр тырышлыгы белән җиңеп барабыз. Бүгенге көнгә “АгроАктив”(50 центнер), “Шагабиев”(42 центнер), “Ибраһимов һәм К”(38,4 центнер), “Нуриев А.М” (35 центнер), “Весна” (28,3 центнер) хуҗалыклары урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып тәмамладылар. Шулай ук чөген алу эшенә дә керештек. Быел 4700 гектарда “Апас-Мол” һәм 145 гектарда “Нуриев А.М.” хуҗалыкларында чөгендер чәчелде. Районга яңа чөгендер комбайны да кайтты. Чөгендер уңышы да бик әйбәт, 400 центнер чыга”,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев