Июнь аенда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Һәр елдагыча, быел да тантаналы шартларда, район мәдәният йортында хөрмәтләү чарасы оештырылды.
Игелекле, шәфкатьле, ак халатлы һөнәр ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова котлады.
-Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сез иң игелекле хезмәтне башкарасыз. Сезне барыгызны да район башлыгы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең өлкә – иң кыен өлкәләрнең берсе. Сез халык белән эшлисез, сез халыкның сәламәтлеген кайгыртасыз. Сезнең эш сәгатегез юк. Тәүлекнең теләсә-кайсы минутында ярдәм сорарга мөмкиннәр. Сез һөнәри осталык белән ярдәм итәсез. Сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык-иминлек телим, - диде ул.
Райондашлар сәламәтлеге сагында торучы хезмәткәрләр данланды, макталды, Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә лаек булды. Алар өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова хезмәттәшләренә рәхмәт әйтеп, матур теләкләрен җиткерде.
-Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сезнең мина һәркайсыгыз якын һәм кадерле, эшегез бик мөһим. Ел нәтиҗәләренә күз салсаң, без үзебезгә йөкләнгән бурычны үти алдык. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде Алевтина Керимова.
Нет комментариев