Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

2025 ел Чирмешән авылына шатлык бүләк итте

Чирмешән авылы мәдәният йорты республикакүләм мәдәният йортларын төзекләндерү программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде һәм 2025 елда кабаттан үз ишекләрен ачты.

(1 январь, «Апастово-информ»)


 

Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңарган, заманчалашкан, яңа җиһазлар белән тулыланган. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарылган.
Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977нче елда төзелгән. Инде менә ул танымаслык булып үзгәргән.
-Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Түбә яңадан ябылды. Бина тышланды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алмашты. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Диварлар буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты. Сөенеп туя алмыйбыз, - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.
Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты. Бинаның янәшәсенә батырлар өчен һәйкәл куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев