2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде
Кече Болгаер авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан булачак солдатлар өчен чара узды.
(22 февраль, "Апастово-информ").
"Әлеге кичә Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган вакыйкалар белән бәйләп алып барылды. Фронтовик язучыларның шигырьләрен укучылар зур осталык белән башкардылар, батырлык турындагы җырлар яңгырады. Солдат тормышы хакында сорауларга җаваплар алынды. Авылдашыбыз Әнсар Галиевның "Олы Болгаер батырлары" китабындагы батырлыклар турында фикер алышынды. Батырлыклар турындагы әсәрләрдән өзекләр тыңланды. Танып-белү уен турнирында белемнәрен сынадылар. Бөек җиңүгә багышлап төзелгән китап күргәзмәләре белән таныштылар. Мәктәп укучылары катнашында узган әлеге чарага, ел дәвамында даими эшләүче китап күргәзмәсе ярдәм итте", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев