Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

2025 елда Апаста кошчылык фабрикасы үз эшен башлады

Кошчылык фабрикасы районда барган иң эре төзелешләрнең берсе.

(4 январь, «Апастово-информ»)



Ул ел саен 550 миллион йомырка чыгаруга исәпләнгән. Оешма Югары Ындырчы авыл җирлегендә урнашкан һәм 286 гектар мәйданны били. Проектка инвестицияләр күләме 11 млрд сумга бәяләнә. Кошчылык фабрикасы 325 яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Кошчылык фабрикасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров танышты.

Җитәкчеләр белдергәнчә, биредә кечкенә чебиләрне үстерә торган мәйданчык, җитештерү мәйданчыгы, ашламалар җитештерү мәйданчыгы, эшкәртү цехы һәм административ-көнкүреш бинасы булачак.

-Елына 550 миллион, тәүлегенә 2,5 миллион йомырка җитештереләчәк. Әлеге күрсәткечне 850 миллионга кадәр арттыру мөмкинлеге бар. Яшь чебиләр өчен 8 корпус төзелде. Алар 4 яруслы читлекләр белән. Һәрберсенә 86 мең чеби сыячак. Сәнәгать өчен 14 корпус төзелде. Алар 8 яруслы һәм 186 мең кош сыя. Йомырканы аеру машиналары сәгатенә 190 мең йомырка араларга сәләтле. Эшкәртү цехында исә сәгатенә 3 мең тавык иткә җибәреләчәк. Йомыркаларны аеру һәм төргәкләү цехы автоматлашкан. Фабрикада инновацион җиһазлар куелган, - дигән сүзләр яңгырады биредә.
Кошчылык фабрикасы - Идел буе федераль округында иң эре йомырка җитештерүче оешма. Ул Татарстанда 80 процент йомырка җитештерә һәм илдә иң яхшы 10 йомырка җитештерүче исемлегенә кергән. Татарстанда җитештерелүче йомырканың 80 проценты бирегә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев