Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелде

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары хәбәр итә.

(26 декабрь, «Апастово-информ»)



“Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30 метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела. Моны үтәмәгән физик затлар өчен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф күләме - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен дүрт йөз мең сумнан сигез йөз мең сумга кадәр. Махсус режимның максаты - янгыннар чыгу куркынычын киметү. Янгыннар булмау һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау өчен сездән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сорыйбыз. Бәйрәмнәр хәвеф хәтәрсез генә узсын иде”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Резедә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев