Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әҗем авылы халкы гореф-гадәтләрне саклап яши

Әҗем авылында буыннар чылбыры өзелми, яшь буын гореф-гадәтләрне саклап яши.

(30 май, “Апастово-информ”).

  Сабан туена бүләк җыю да иң күңелле күренешләрнең берсе.

Бүләк җыю чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, авылдашлары, киң күңелле иганәче, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-мөлкәт мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин катнашты.

“Авылның оста куллар түгәрәгенә йөрүче киленнәре, балалар, шәһәрдән кайткан авылдашларыбыз да бүләк җыюда теләп катнашты. Атлар җигеп, җырлап-биеп, һәр йортта булдык. Авыл гөрләп торды бу көнне. Киленнәр, апалар үзләре чиккән сөлге-кулъяулыклар әзерләп көтеп торганнар. Һәр кеше изге теләктә яши”, - ди Әҗем клубы мөдире Нурания Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев