Үзеннән соң горур исемен, матур эз, ышанычлы алмаш калдырган Габбас Хафизов фотосурәте хәзер авыл башында ук каршы алачак.
(5 июль, “Апастово-информ”).
Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Татарстан язучылар Союзы әгъзасы булган Габбас Хафизовны бу көнне олы хөрмәт белән искә алдылар. Истәлек тактасын ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Габбас аганың балалары, оныклары, авылдашлары катнашты.
Апасның данлыклы шәхесләрен барлау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү, авыл башларына истәлек такталары урнаштыру “Апас” якташлар җәмгыяте башлап җибәргән проект. Бүгенге көндә 6 авылда әлеге изге эш башкарылган. Әҗем авылы да бу проектка кушылды. Әлеге эшне якташлар җәмгыяте, район хакимияте белән берлектә Габбас ага Хафизовның балалары башлап йөрде.
Элмә тактада Габбас Хафизовның иҗатына да урын бирелгән. Медальле фотосурәте исә аның 7 ел яу кырында кылган батырлыклары турында сөйли.
Нет комментариев