Әҗемдә ифтар ашы узды
Әҗем авылы клубында изге Рамазан аенда авыз ачтыру мәҗлесе булды.
(13 март, “Апастово-информ”).
Ифтар ашы ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә оештырылды.
“Мәчеттә догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде. Аннан клубта тәмле сыйлар белән авыз ачтылар”, - ди клуб мөдире Нурания Зәйнуллина.
Соңгы вакытта Әҗем мәчете зур үзгәрешләр кичерде.
Мәчетне төзекләндерүдә чыгышлары белән Әҗем авылыннан булган әтиле-уллы Равил һәм улы Радик Шәфигуллиннар зур өлеш керткән. Биредә бинаның түбәсе һәм манарасы буялган, идәннәр алмашкан, нигезләр, тәрәзәләр җылытылган. Бина зурайган, диварлар яңадан обойланган, чәй эчү, тәһарәт алу, бәдрәф бүлмәләре ясалган, ут, су челтәре алмаштырылган. Иганәчеләр яңа җиһазлар белән дә үзләре тулыландырган. Дини мәҗлесләр уздыру өчен дә уңайлы зал булдырылган. Киләчәктә мәчетнең верандасын төзекләндерү һәм тышкы ягын матурлау көтелә. Мәчеткә халык ярдәме белән аппаратура алынган, газ кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев