Махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр якташларыбыз яшәгән йортларга хәтер такталары кую эше дәвам итә.
(5 июль, “Апастово-информ”).
Хәтер тактасы диварга беркетелде һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, авылдашлары катнашында ачылды.
Әлеге проект – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эше дә “Апас” якташлар җәмгыятенең район хакимияте белән берлектә башлап җибәргән проекты.
Марсель Сәлаховның якыннарына батыр, кыю егет үстергәннәре өчен кат-кат рәхмәт сүзләре әйтелде. Ил иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Әҗем егетенең исеме горур яңгырады.
Нет комментариев