Аграр көллият студентлары эшче һөнәрләр белән таныштыра
Булачак эшчеләр район мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар уздыра.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Һөнәр сайлауда ярдәм итү йөзеннән Апас аграр көллияте студентлары Чүрибураш, Борнаш, Иске Йомралы, Зур Күккүз мәктәпләрендә булып укучылар белән очрашканнар.
Студентлар эшче һөнәрләр белән таныштырып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кирәкле күнекмәләр үзләштерүләре хакында сөйләгәннәр. Шулай ук үзләренең иҗади осталыкларын да күрсәткәннәр, мастер-класслар да тәкъдим иткәннәр.
Хәзерге вакытта хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арканнан арта бара. Эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы, пешекче авыл хуҗалыгы белгечләренә аеруча сорау зур. Апас яшьләре арасында да киләчәкне күзаллап, эшче һөнәрне сайлаган тырыш яшьләр күп. Апас аграр көллиятендә дә эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган егет-кызлар белем ала. Алар һөнәр үзләштерү белән бергә мәдәнияттә, сәнгатьтә, спортта да үзләрен сынап карыйлар, югары нәтиҗәләргә дә ирешәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев