Айрат Җиһаншин: балаларыбызның иминлеге - уртак бурычыбыз
Район мәдәният йортында «Гаилә-мәктәп хезмәттәшлеге: хокук бозуларны кисәтү һәм балигъ булмаганнарның хокук аңын үстерү» темасына районкүләм ата-аналар җыелышы узды.
(27 март, “Апастово-информ”).
Җыелышта балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны тәрбияләү һәм профилактикалауның актуаль мәсьәләләре күтәрелде.
Апас районы прокуроры Зөфәр Абитов катнашучыларны балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар статистикасы белән таныштырды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин мошенниклык төрләре турында сөйләде, барысын да уяу булырга һәм җинаятьчеләрнең корбаны булмаска өндәде.
Шулай ук балаларны хезмәт тәрбиясе белән үстерү, эшче һөнәрләр белән якыннан таныштыру, тәрбия өлкәсендә мәктәп һәм ата-аналарның эшчәнлеге, яшь буын тәрбиясендә әти һәм әни үрнәге, гаилә традицияләре турында сүз булды.
Районкүләм ата-аналар җыелышында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты һәм укытучылар, ата-аналар белән очрашты.
“Гомумрайон ата-аналар җыелышын икенче ел уздырабыз. Безнең балалар иң яхшылары булсын, замана шаукымында югалып калмасын, яман гадәтләргә иярмәсен өчен бергәләп эшлибез, киңәшәбез. Балаларыбызның иминлеге - уртак бурычыбыз. Безнең һәрберебез - ата - аналар, укытучылар яки җитәкчеләр баланың шәхесен формалаштыруга зур өлеш кертсен иде, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең артуы өчен борчылып, кисәтү чараларын арттыру, мәктәпләрдә иминлекне булдыру бурычын куйды. Социаль челтәрләрнең йогынтысын белдереп, интернеттан дөрес куллануны булдыру хакында да әйтеп узды.
Җыелыш азагында ата-аналар комитеты вәкилләре «Дус класс серләре» һәм «Иминлек өчен ата-аналар» республика конкурсларының муниципаль этапларында катнашкан өчен мәгариф бүлеге грамоталары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев