Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

«Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре тугынлык хисләрен ныгытуга үз өлешләрен кертәләр

10 апрель- күпләр өчен абый һәм апа көне — мәхәббәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм балачагын бергә үткәргән туганыңа җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән сәбәп.

  Чөнки абый яки апа - шулкадәр күп истәлекләр, серләр, балачак шаярулары һәм бергә кичергән шатлыклы мизгелләр белән бәйле бердәнбер кеше. 

Апас мәктәбенең  «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре «Кояшкай» һәм «Салават күпере» балалар бакчасына барып, энекәшләр, сеңелләр белән очрашып, аралашыр өчен, кызыклы хәлләр турында сөйләштеләр, абый- апалар турындагы әкиятләрне искә алдылар.

Балалар «Туганлык көче көчле булсын!» дигән девиз  белән яшәргә тырышачакбыз дип  белдерделәр.

Автор: Румия Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев