Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әлмәндәрдә Сабан туйга бүләк җыйдылар

Әби-бабаларыбыздан килгән матур гадәтләргә тугры калып, быел да Әлмәндәр авылында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылның яшүсмер егет-кызлары Сабантуйга бүләкләр җыйды.

(30 май, “Апастово-информ”).

  “Быелгы бүләк җыю бәйрәмен авылыбызның иң өлкән кешесе -Чупаева Роза ападан башладык. Ул иң изге теләкләрен җиткерде, күз яшьләре аша илгә-көнгә тынычлык теләп, күптән хәзерләп куйган сөлгесен колга башына бәйләде. Сугыш чоры баласы Борһанова Сатира апа да иң изге теләкләрен җиткерде. Чуар сөлгеләр белән беррәттән махсус Сабан туе өчен чигелгән сөлгесен Заһидуллина Мәвзинә апа да колгага бәйләде. Ул сөлгенең Сабантуй батырына эләгер дип өметләнеп калды. Сафиуллина Миләүшә апа матур теләкләрен әйтеп, изге догаларын да укыды. Шулай ук авылыбызның иң кечкенә кызы Раилә дә Сабантуйга бүләк җыюда катнашты. Мотоблокны бизәп, яшьләребез җырлап-биеп, йортттан-йортка йөреп, матур гына бүләкләребезне җыеп чыктык. Минем белән булган егет-кызларга һәм үз өлешләрен керткән авылдашларга зур рәхмәт Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын. Сабантуйлар матур гына үтсен, - диде Әлмәндәр мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев