Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас аграр көллияте 50 еллыгын каршылады

Бу уңайдан бәйрәм чарасы узды

 

(5 декабрь, “Апастово-информ”). 

Иң беренче СПТУ-26, аннан СПТУ-92, соңрак Лицей-92, бүгенге көндә аграр көллият үз ишекләрен ачканга 50 ел вакыт үткән. 

50 ел эчендә биредә бик күп күренекле райондашлар һөнәр үзләштергән. Бүгенге көндә Апас аграр көллияте Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечләр әзерләү буенча таныла бара. Заманча төзекләндерү эшләреннән соң биредә яңа мөмкинлекләр, уңай шартлар тудырылды. 

Һөнәри белем бирү йорты 2009 елның октябрендә Апас аграр көллияте дигән статус ала. 2021 елдан бирле көллият белән Илгизәр Нигъмәтҗанов җитәкчелек итә. 

-Көллият тарихы ул – берничә буынның язмышы. Әлеге уку йорты үсешенә зур өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде ул тантаналы өлешне ачып җибәреп һәм бүген кулны-кулга тотынып эшләүче коллективка хөрмәтен җиткерде.

Республиканың һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров район аграр көллиятенең 50 еллык бәйрәмендә катнашты. 
-Бүген көллият заманча, тотрыклы эшләүче, алга баручы, алдынгы уку йортыннан санала. Ул авыл хуҗалыгы белгечләре, энергетиклар әзерли. Биредә эшләүчеләр белем һәм һөнәр бирәләр, иҗади эшлиләр, традицияләрне саклыйлар. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде ул.
 
Бәйрәмдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та катнашты. 
-Бүген аграр көллият белән горурланып, аның эш шартлары, белем бирү дәрәҗәсе белән мактанып була. Авыл хуҗалыгының башы – аграр көллият. Биредә белем алган егет-кызлар – безнең авылларның киләчәге, - диде Марат Нуриев. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын җиткерде. Ул районның һөнәри уку йортын тәмамлаган, бүген инде хезмәтләре белән танылган шәхесләргә тукталып үтте. Көллиятнең нигезен салган ветераннарга рәхмәтен белдерде. 

Һөнәр бирү йортының беренче чыгарылыш укучысы, Кызыл дипломга тәмамлаган, хәзерге көндә Республиканың "Татагрохим" оешмасы генераль директоры, ТР, РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Гобәйдуллин ул елларны искә алды. 

Апас аграр көллияте 50 еллыгы уңаеннан элеккеге укучыларын, хезмәткәрләрен, республиканың һөнәри белем бирү йортлары директорларын, җитәкчеләрне җыйды. Һәркем аграр көллиятнең бүгенгесе белән горурлануын белдерде. 

Бүләкләнүчеләр дә күп булды. Гомумән, бәйрәмгә беркем дә буш кул белән килмәгән иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев