Апас аграр көллиятендә авыл хуҗалыгы оешмалары инженерлары өчен семинар-укулар узды
Район тормышы

Апас аграр көллиятендә авыл хуҗалыгы оешмалары инженерлары өчен семинар-укулар узды

Семинарда авыл хуҗалыгы техникаларының торышы, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләре ассызыкланды.

(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Семинарда катнашучылар иң элек күләмле төзекләндерү эшләреннән соң яңарыш кичергән аграр көллият эшчәнлеге, яңа техникалар белән таныштылар һәм заманча шартларда белем алучы студентлар белән аралаштылар.
  Семинарда авыл хуҗалыгы техникаларының сакланышы, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләре ассызыкланды. Техникаларны яңарту, ягъни яңаларын булдыру мөмкинлекләре хакында да мәгълүмат җиткерелде, күргәзмәләр тәкъдим ителде.
  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсе эшчәнлегенә анализ ясап, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган бурычларын билгеләп үтте. Семинар-укуларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Михаил Емелин да катнашты.


Нет комментариев