Апас янгын сүндерүчеләре кисәтә!
Апасның янгын сүндерү бүлегенә, кичке якта районда сарай януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерү төркеме, җаваплы хезмәткәрләр һәм Югары Ындырчының янгын сүндерү машинасы вакыйга булган урынга юнәлә.
(28 октябрь, «Апастово-информ»
- Сарайда ачык ут күзәтелде. Ялкынның таралу куркынычы зур иде. Утны йөгәнләү өчен шактый вакыт кирәк булды. Сарай иминиятләштерелгән. Янгын чыгуның сәбәбе – электр җиһазларын техник куллану кагыйдәләрен бозу дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара. Төзек булмаган җиһазларны файдалану, шулай ук изоляциясе зарарланган яки саклагыч үзлекләрен югалткан электр үткәргечләрне һәм кабельләрне файдалану, ачык электр үткәргечне буяу белән буяу, зарарланган сүндергечләрдән, розеткалардан, патроннардан файдалану, электр җылыту приборларын конструкциясендә каралган җылылык көйләгечләр булмаганда яки алар төзек булмаганда файдалану тыела. Берничә куәтле электр приборын артык йөкләнештән, зур күчмә электр каршылыгыннан һәм электр үткәргечнең артык кызып китүеннән саклау өчен бер розеткага тоташтырмау мөһим. Шулай ук мал-мөлкәтне иминиятләштерергә онытмагыз, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев