Апас яшьләре кызыклы ярышта катнашты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә Апас аграр көллияте студентлары арасында кибер футбол буенча турнир узды.
(7 февраль, “Апастово-информ”).
Анда 25 студент катнашты. Чара Ватанны саклаучылар елына һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган райондаш сугышчыларны искә алуга багышланган иде.
“Уеннар бер мизгелдә бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Турнир призерлары призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде. Кибер зал яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант конкурсы кысаларында җиһазландырылган иде. Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Яшьләр эшләре министрлыгына мондый мөмкинлек өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә”, - ди Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев