Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас кече шәһәр һәм тарихи җирлекләрне үстерү бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша

Төзелеш һәм торак-коммуналь министрлыгы Рәсәй буенча кече шәһәрләрне үстерү буенча бәйге уздыра. Бәйге җиңүчеләре грантларга лаек булачак. Апас районы бәйгедә беренче катнаша. Хәзерге вакытта бәйгегә гариза тутыру өчен мәгълүмат туплана.

Әлеге проект кысаларында, Апасның мәдәни-административ үзәген төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. 

Үзәк ял паркы һәм аның күрше тирәлеге ничек кулланыла, халык нинди проблемалар белән очраша һәм нинди үзгәрешләр чыннан да кирәк? Архитекторлар һәм проект командасы, район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында Апасның өлкәннәре, яшьләре, төрле һөнәр ияләре белән шул хакта сөйләште. 

“Бүген проект оешмасы вәкилләре килде. Кече шәһәр һәм тарихи җирлекләрне үстерү буенча бөтенрәсәй бәйгесендә катнашу, Апасыбызны матур, төзек, уңайлы итү һәм җиңү яулау – безнең бурычыбыз”, - диде район башлыгы.  

Иҗтимагый очрашуда алга таба паркта нәрсә үзгәрергә тиеш, район үзәгендә ниләр эшләргә – барысы да уртага салып сөйләшенде. Төркемнәр һәркайсы үзенең фикерен җиткерде. 
“Безгә халык фикерен белергә, сезнең теләкләрне искә алып, бергәләп эшләргә кирәк”, - диде спикерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев