Апас мәктәбе укучылары һәм укытучылары мөмкинлекләре чикле балаларга сөенеч бүләк иткәннәр
Яңа елга аяк баскан мизгелдә балаларнымәктәбендән тормышка ашырганнар.
(3 гыйнвар, "Апастово-информ").
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Апас урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәргәннәр. Укучылар тәмледән тәмле ризыклар, кул эшләнмәләре тәкъдим иткәннәр.
Укучылар һәм укытучылар Яңа ел алдыннан, ярминкәдә җыелган акчага үзебезнең мәктәптә укучы, бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикле балаларның хыялларын тормышка ашырырга булганнар.
"Игелек – искиткеч гамәл! Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Һәркайсыбыз мөмкинлекләре чикләнгән, игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм кулы сузып, игелекләр кылып, шатлык бүләк итә ала. Безнең уртак бурычыбыз ул. Йөрәк җылысы, юмартлыгыбыз дөньяны яктырак, тормышыбызны шатлыклырак итә. Барысы да безнең кулларда, без бергә күп нәрсә эшли алабыз. Әйе, изгелек җирдә ятмый.
Катнашкан һәрбер балага, әти-әнигә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез",- ди Гүзәлия Зиятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев