Апас мәктәбе укучысы Илүзә Шиһабиева «Ядкярләрдә Тукай рухы-2025» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Илүзә бәйгегә үзе иҗат иткән шигырь һәм видеоязма тәкъдим итте.
(30 апрель, “Апастово-информ”)
Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан үтте. Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырылды.
Апас мәктәбенең 11нче А сыйныфы укучысы Илүзә Шиһабиева (җитәкчесе Гүзәл Дәүләтшина) бәйгегә үзе иҗат иткән шигырь һәм видеоязма юллап, җиңүгә иреште. Илүзә Шиһабиева 26 апрель – Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә Казан шәһәрендә Габдулла Тукай музеенда бүләкләү тантанасында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев