Апас мәктәбе укучысы “Таяну ноктасы”тапшыруында катнашкан
Тапшыру тиздән эфирга чыгачак.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучысы Алия Шәрәфуллина “ТНВ” каналында эфирга чыгучы “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашкан. Ул мәктәптә үткән "Алдынгылар" советы лидерын сайлаулар, сайлау марафоннары турында сөйләгән, фикерләре белән уртаклашкан.
Алия Шәрәфуллина Апас мәктәбенең актив, кызыксынучан, алдынгы укучыларының берсе. Мәктәптә фәннәрне яхшы билгеләргә генә үзләштерә. Апасның Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Сынлы сәнгать бүлегендә рәсем ясау серләрен өйрәнүгә ирешкән. Фортепиано бүлегендә 6нчы ел укый. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, уңыш яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев