Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас мәктәбендә «Җамал Вәлиди укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Эшлекле конференция бөек татар мәгърифәтчесенә 135 ел тулуга багышланды.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Апас мәктәбе укучылары конференция кунакларын җылы каршылап, милли бизәкле символикалар өләштеләр.
  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның сәламнәрен һәм чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
  “Апас районы күренекле шәхесләре белән дан тота. Татар мәгърифәтчесе, данлыклы шәхес Җамал Вәлидинең якташыбыз булуы безнең өчен аеруча зур горурлык. Апасның бер урамы аның исемен йөртә. Районыбызда өченче тапкыр якташыбызга багышланган “Җамал Вәлиди укулары” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. Ул якташыбызның исемен мәңгеләштерү һәм тәҗрибә уртаклашу чарасы булып тора”, - дип белдерде Гөлүсә Галләмова.
Ул шулай ук районда татар, рус, чуваш милләте вәкилләре дус яшәвен билгеләп узды. Төрле мәдәни һәм дини чаралар оештырылуын әйтте. Һәм 2024 елда Апас урта мәктәбендә ике татар сыйныфы ачылу сөенече белән уртаклашты.
  Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмова конференция эшен ачык дип белдереп, нәтиҗәле узуын теләде.
  Конференция эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Татарстан Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, фәннәр кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан федераль университетының педагогик фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Фәтхуллова, Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Әлфия Әбетдинова, Ульяновск өлкәсе татарлары милли мәдәни-автономиясенең Башкарма комитеты рәисе, өлкә Губернаторы каршындагы милләтләр Советы әгъзасы, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура президиумы әгъзасы, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы директоры, якташыбыз Рәмис Сафин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, татар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Катнашучылар Татар филологиясе һәм Рус филологиясе секцияләренә бүленеп эшләде. Конференция эшенә онлайн режимда Россия төбәкләренең һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнары укытучылары да кушылып, үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итте.
  Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев