Апас мәктәбенең 7б сыйныфы укучылары Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барып, өлкәннәрнең өчен бәйрәм ясап кайттылар
18 декабрьдә 7б сыйныфы укучылары Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барып, өлкәннәрнең күңелен күреп, чын бәйрәм ясап кайттылар.
(19 декарь, «Апастово-информ»)
Сыйныф җитәкчеләре Насретдинова Фәридә Фәнисовна әйтүенчә, әлеге идеяне балалар "Кинодәресләр" проекты фильмнарын караганда үзләре тәкъдим иткәннәр.
Балалар картлар йортына зур әзерлек белән килделәр. Беренче декабрьдә узган хәйрия ярминкәсендә алар үзләре эшләгән эшләнмәләрне, пешергән ризыкларны сатып, әлеге ярминкәдән кергән акчага, шулай ук Апас мәктәбенең укучылары керткән өлешкә кушылып, өлкәннәргә чәй эчү өчен бокаллар алганнар. Әти- әниләре дә бу изге эшкә кушылып, бик күп бүләкләр җибәргәннәр.
Фәридә Фәнисовна җитәкчелегендә 7б сыйныфы укучылары өлкән абый-апаларны бер минут та тик тотмады: төрле мастер- класслар, өстәл уеннары, ярышлары үткәрделәр. Әлеге сыйныфның тагын бер үзенчәлекле образы - ак аю белән гармунчы егете Сәйдәш тә өлкән буынны биеттеләр, уйнаттылар- ямь өстенә ямь булдылар. Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчелеге, чарада катнашкан өлкән буын кешеләре бик кәнәгать булып, күз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп калдылар.
Мондый зур, изге эшләрегез дәвамлы булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев