Апас мәктәбенең «Стрела» экология отряды зур җиңү белән кайтты
Апас мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева җитәкчелегендәге яшь табигать сакчылары республикада «Иң яхшы яшь натуралистлар отряды» конкурсы лауреаты булып танылганнар, аның командиры Илназ Дәүләтшин «Иң яхшы яшь натуралист» республика конкурсында җиңеп, Мактау грамотасы һәм ноутбук белән бүләкләнгән.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
15-17 октябрь көннәрендә «Байтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы яшь натуралистлары слеты булып узган. Чарада Татарстанның 43 районыннан 300дән артык яшь натуралист катнашкан.
“"Стрела" экология отряды "Иң яхшы яшь натуралистлар отряды" конкурсы лауреаты булды. Әмир Абдрахманов, Алия Шәрәфуллина, Раяз Хисамов «Туган як экологиясе» конкурсы лауреатлары исемен яуладылар. "Стрела" отряды командиры Илназ Дәүләтшин «Иң яхшы яшь натуралист» республика конкурсында җиңеп, Мактау грамотасы һәм ноутбук белән бүләкләнде! Отряд җитәкчесе Вәлиева Лилия Мөнир кызына яхшы хезмәте һәм илһамландыргыч җитәкчелеге өчен рәхмәт белдерәбез!”, - дип хәбәр иттеләр Апас урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев