Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмгә кайткан якташлар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм.

(31 декабрь, «Апастово-информ»)


 

Мин барлык халыкка район тормышын аңлаулары, ышанычлары һәм җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Район нинди генә уңышларга ирешсә дә, бу - һәр кешенең, коллективның, җитәкченең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Илебез, Республикабыз Хөкүмәте, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районыбызның инвестицион үсеше көннән-көн арта, төзелеш, торак һәм социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү, юлларны яңарту буенча проектлар тормышка ашырыла, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Апас районында федераль һәм республика программасы кысаларында төзелеш, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Соңгы 5 елда безнең районыбызда 227 бина төзекләндерелгән, төзелгән, киләчәктә дә эшләр дәвам итәчәк. Районыбызда яңа инвестицион проектларга нигез салына, алар ярдәмендә безнең районда яңа предприятиеләр, җитештерү, сәнәгать оешмалары һәм эш урыннары барлыкка киләчәк. Район белән хезмәттәшлек итүче барлык инвесторларга рәхмәтемне белдерәм!
Без - агросәнәгать районы. 2025 елда Апас районы 141513 мең тонна ашлык җыеп алды. Без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән горурланабыз.
Махсус хәрби операция башланганнан көннән башлап, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары халкы өчен гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү акциясенә кушылдык. Ил иминлеге сагында булган егетләребезнең гаиләләренә һәм туганнарына булышу - безнең алда торган иң мөһим бурычыбыз.
Махсус хәрби операция Апас халкын берләштерде, республика җитәкчелеге безнең районның гуманитар йөкләр формалаштыруга һәм мобилизацияләнүче солдатларга ярдәм итүгә керткән өлешен уңай бәяли. Болар барысы да районыбызның бердәм халкы, эшмәкәрләребезнең бердәмлеге һәм ихласлыгы ярдәме белән эшләнелде.
Кадерле дуслар! Яңа елда районда тормыш күпкә уңайлырак һәм яхшырак булсын өчен тырышачакбыз. Безнең максатыбыз - районны яшәргә, укырга, эшләргә, гаилә корырга һәм лаеклы буын тәрбияләргә уңайлы итү. Яңа ел сезнең барлык яхшы уй-ниятләрегезне тормышка ашырсын иде. Яңа җиңүләр һәм шатлыклар, туган җиребезгә иминлек алып килсен. Йөрәкләребездә һәрвакыт игелеккә һәм шәфкатьлелеккә, игътибар һәм ярдәмчеллеккә урын булсын. Безнең уртак йортыбыз – Апас районында тынычлык хөкем сөрсен, ул гел алга барсын!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев