Апас районы ветераннар Советы җитәкчесе башкалада хөрмәтләнде
Башкалада ветераннар арасында узган «Балкыш» республика үзешчән сәнгать фестивале лауреатларының гала- концерты узды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
(7 май, «Апастово-информ»)
Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәммәтшин котлады.
Ул хәрәкәт әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать эшенә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе Боерыгы белән "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев