Апас «Сәләт» балалар иҗат үзәгендә “Буыннар күпере” дип исемләнгән җылы очрашу узды
Биредә ветеран укытучылар яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклашты.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Очрашуда өлкән буын әле яңа гына үз хезмәтен башлап җибәргән яшь укытучыларга киңәшләрен бирде, яшьлекләрен, хезмәт юлларын искә алды. Үзләре эшләгән еллар белән бүгенге заманча белем бирү юнәлешләрен чагыштырып, үз фикерләрен җиткерде. Яшь укытучылар шулай ук сынатмады. Алар ни өчен әлеге һөнәрне сайлаулары, үзләре белән булган кызыклы вакыйгалар хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Чара бик эчтәлекле һәм җылы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев