Апас Туган якны өйрәнү музеенда якташларыбыз Зәки һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннарның рәсемнәре һәм фотосурәтләре күргәзмәсе тәкъдим ителде
Район тормышы

Апас Туган якны өйрәнү музеенда якташларыбыз Зәки һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннарның рәсемнәре һәм фотосурәтләре күргәзмәсе тәкъдим ителде

Музейда күренекле шәхесләргә багышланган кичә узды.

(19 март, “Апастово-информ”).

  Кичәдә Иске Йомралы авылында туган графика остасы, рәссам, педагог бөек оста Бакый Урманчының шәкерте Зәки Мөхәммәтшинның улы профессор, геология-минералогия фәннәре докторы, ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясенең нефть һәм газ проблемалары буенча Эксперт советы әгъзасы Рөстәм Мөхәмәтшин катнашты. Ул Апас сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегендә белем алучы балалар һәм Апас мәктәбе укучылары белән очрашып, әтисе турындагы истәлекләрен яңгыратты, тормыш юлын сөйләде.
“Әтием туган ягын өзелеп яратты. Туган җиренә, авылына булган җылы хисләрен рәсемнәренә дә төшерде. Ул матурлыкка гашыйк иде. Бик күп рәсемнәр иҗат итте, хезмәт юлын педагогия өлкәсе белән дә бәйләде”, - дип истәлекләре белән уртаклашты Рөстәм Мөхәммәтшин.
Музейда Рөстәм Мөхәммәтшинның үзенең фотосурәтләре дә урын алды.
  “Мин үзем дә әтиемнең дәвамчысы буларак, фотосурәтләр төшерү белән мавыгам. Фотокартиналарым шактый тупланды. Бүген 20 ләп фотосурәтемне якташларым хозурына тәкъдим итәм”, - диде ул.
  Рөстәм Мөхәммәтшинга район җитәкчелегенең олы хөрмәте белдерелде. Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина район башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.


Нет комментариев