Апас туган якны өйрәнү музеенда Каюм Насыйрины искә алдылар
Апас туган якны өйрәнү музеенда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Татар мәгърифәте даһие” кичәсе узды.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Музей залларында Каюм Насыйрига багышланган күргәзмәләр урын алды. Аның тормыш юлы турында күп мәгълүматлар яңгырады. Соңыннан кунаклар Каюм Насыйри рецептлары буенча пешерелгән ризыклардан авыз итте.
Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белеменә сокланасың. Еллар узган саен ул яңа яктан ачыла бара. Музей хезмәткәрләре дә шул хакта сөйләде, ә кичәгә чакырылучы кунаклар бу фикерләрне куәтләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев