Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас урта мәктәбе укучылары Кырымдагы яшьтәшләре өчен китап кыстыргычлары ясап, дуслык хатлары юллады

Апас урта мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ләйсән Зиннәтуллина һәм директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Илсеяр Курамшина белән берлектә Кырымдагы яшьтәшләре өчен махсус китап кыстыргычлары әзерләделәр һәм хатлар яздылар.

(17 март, “Апастово-информ”).


Кыстыргычлар татар һәм кырымтатар милли орнаментлары элементлары белән бизәлгән. Бу эш төрле мәдәниятләр һәм халыклар бердәмлеген чагылдыручы символик гамәл булып тора. Мондый башлангычлар милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, яшьләрдә уртак тарихи язмышка карата уртаклык хисе формалаштыруга ярдәм итә.


Әлеге акция Россия төбәкләре арасында дустанә элемтәләрне ныгытуның матур мисалы булды. Ул шулай ук Кырымның Россия белән кушылу көне уңаеннан үткәрелеп, мәдәни алмашуның һәм үзара аңлашуның мөһимлеген ассызыклады.


“Мондый чаралар яшь буынга тарихи вакыйгаларның әһәмиятен аңларга, җәмгыятьтә барган мөһим барышларга үзләренең катнашы булуын тоярга ярдәм итә. Алар башка халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, толерантлык һәм үзара аңлашуны үстерә”, - ди директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Илсеяр Курамшина.


«Дуслык билгесе» акциясе кечкенә генә игелекле гамәлләрнең дә халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертә алуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев