Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас урта мәктәбендә укучылар арасында яктылыкны кире кайтара торган элементларны йөртү буенча күзәтү уздырганнар

Мониторинг күрсәткәнчә, мәктәптә укучы 97% баланың өске киемнәрендә, рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы ачыкланган.

(24 октябрь, “Апастово-информ”).



Апас мәктәбендә балалар иминлегенә зур игътибар бирелә. Мәктәптә көзге каникуллар алдыннан укучылар арасында яктылыкны киемнәрдә кире кайтара торган элементлар булдыру буенча мониторинг үткәргәннәр.
“Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 97% баланың өске киемнәрендә һәм рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы ачыкланды. Алар төрле брелоклар, значоклар рәвешендә балаларның өске киемнәренә беркетелгән. Кайбер укучыларга кисәтү ясалды, тиз арада яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыру бурычы куелды”, - дип язалар Апас урта мәктәбенең соөиаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев