Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаска Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ретро-машиналар килде

“Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән ретро автойөреш 100 гә якын берәмлек машинаны һәм мотоциклларны берләштерде.

(8 май, “Апастово-информ”).

  Автойөрештә катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Иртән Казаннан кузгалып китеп, көн дәвамында 300 чакрым юл үткән машиналар Апасның Муса Җәлил һәм Кызыл Армия урамнары буйлап йөреп, Сабантуй мәйданында тукталдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык катнашучыларга җылы сәламләп, хөрмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Сезне Апас районында күрүебезгә бик шатбыз. Ретро-автойөреш Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәмен каршылаган көннәрдә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга олы хәтер һәм хөрмәт билгесе булып тора”, - дип билгеләп узды район башлыгы.
Ретро – автойөрештә катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән, республика районнарыннан җыелган иделәр. Машиналар да үзенчәлекле. Биредә үзебезнең машиналарны да һәм чит илнекен дә күрергә мөмкин иде. Колоннаны үзебезнең ил ретро-машиналары җитәкләде. «ГАЗ-69» артыннан бер-бер артлы тезелгән “Волга”, “Москвич”, “Жигули” «Запорожец» кебек машиналарны һәркем кызыксынып күзәтте.
“Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган автойөрешне “Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дип атадык. Чөнки республиканың көньяк-көнбатыш җирләре буйлап Казан каймасы төзелгән. Казанны саклау юлы Апас, Кайбыч, Тәтеш җирләреннән узган. Әлеге тарихи урыннарны белергә, хәтердә мәңге сакларга кирәк. Безнең автойөреш тә ветераннарыбыз хөрмәтенә, аларның батырлыгын мәңгеләштерүне һәм үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куйды,” – дип белдерде ретро – автойөрешне оештыручы Азат Ваһапов.
Биредә Россиянең Рекордлар китабы эксперты Максим Козлов та катнашты. Ул чарада катнашучыларга ретро-автойөрешнең рәсми төстә теркәлүен һәм Россиянең Рекордлар китабына кертеләчәге хакында шатлыклы хәбәрен җиткерде.
Автойөрештә катнашучылар бер-берсе белән танышып, күңелле аралаштылар. Алар хөрмәтенә Апас, Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан моңлы җырлар яңгырады. Катнашучылар сертификатларга һәм бүләкләргә ия булдылар.
Ретро-машиналар районда иртәгә, Җиңү бәйрәмендә дә, булачаклар. 9 май көнне 8.00-13.00 сәгатьләрдә Батырлар мемориал комплексы, мәдәният йорты каршында, үзәк хастаханә, балалар поликлиникасы каршындагы мәйданда, Боз сарае тукталышында ретро автомобильләр күргәзмәсе оештырылачак.
0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев