Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаслылар “Балык булсын” республика акциясенә кушылды

Районның аучылык җәмгыяте инспекторлары, Табар Черкене мәктәбенең экология түгәрәге укучылары катнашында Татарстан Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район бүлеге тәкъдиме белән район сулыкларында су асты терлекләре һәм үсемлекләре кышны исән кышлап чыксыннар өчен суга кислород уздыру өчен боз катламын тишү эшен башкардылар.

(17 февраль, “Апастово-информ”).




“Сулыкларда яшәүчеләрне кислород кытлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясенә кушылдык. Яшьләргә катлаулы чорда балыкка ничек ярдәм итүләрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләдек һәм күрсәттек. Мондый акция беренчедән, судагы тереклек ияләре кислород белән сулый, икенчедән, аэрация суны өстәмә чистартырга ярдәм итә - кислород белән реакциягә кереп, пычрак матдәләр су өслегендә күбеккә җыела яки төпкә утыра», - диде Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.

Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев