Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаслылар махсус хәрби операция зонасыннан Рәхмәт хаты алдылар

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин Рәхмәт хатларын ияләренә тапшырды.

(10 нчы февраль, “Апастово-информ”).

  Район буенча махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләү тулы көченә бара. Барлык оешмалар, көмеш волонтерлар, укучылар, гомумән, барлык райондашлар бердәм булып тырышалар.
  Район башлыгы Айрат Җиһаншин чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Апас районында Көмеш волонтерларның җитәкчесе Сания Сафиуллинага, Апас урта мәктәбе коллективына, директоры Гүзәлия Зиятдиновага, Апас мәктәбенең Беренчеләр Советы рәисе, 9 нчы сыйныф укучысы Алия Шигабиевага 430 мотоукчылар полкы командованиесы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
  “430 мотоукчылар полкы командованиесы сезгә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция зонасына күрсәтелгән гуманитар ярдәмегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең армый-талмый, зур җваплылык белән һәм намуслы башкарган хезмәтегезне без югары бәялибез. Сезгә киләчәктә сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз”, - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев